Чаллы шәһәре һәм Тукай районы тарихын язган Хәмит Мөхәммәтшинга 85 яшь тулды

Аның "Еллар һәм кешеләр", Җир улы" дигән китаплары дөнья күргән.
(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ"). Бүген матбугат ветераны Хәмит Мөхәммәтшинга 85 яшь тулды. Ул 53 ел инде Тукай районы газетасында. Хәзерге вакытта да "Якты юл" да аның язмалары даими басылып килә, дип хәбәр итә район басмасы.Мамадыш районында туып үскән егет Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Тәкәнеш районы газетасында редактор урынбасары, Октябрь, Минзәлә районнары газеталарында редактор булып эшләгән. Шул арада Лениградта югары партия мәктәбен тәмамларга да өлгергән, 1970 елдан " Ватаным Татарстан" газетасының үз хәбәрчесе. Лаеклы ялга чыккач, үткен каләмле, энергиясе ташып торган, гаиләсе белән Чаллыга төпләнгән журналист " Якыт юл" газетасында бүлек мөдире булып килә.Ярты гасырга якын дәвердә ул Чаллы шәһәре һәм Тукай районы тарихын язды дияргә мөмкин."Еллар һәм кешеләр", Җир улы" дигән китаплары дөнья күрде. Аларда—районның күренекле кешеләре, истәлекле вакыйгалары. "Тукай районының атаклы кешеләре" дигән китапның өч басмасын туплап чыгарды.Ул китаплада Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары, гарой-аналар, Татарстан Республикасы һәм Росситя Федерациясенең атказанган хезмәткәрләренең исемнәре тупланган. Аларны әзерләп чыгару үзе бер зур хезмәт.Хәмит ага СССР Журналистлар берлегенең Мактау грамотасы, төрле медальләр белән бүләкләнде, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КамАЗ төзелеше ударнигы, Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины дигән исемнәр иясе.Шушы көннәрдә Тукай районының "Якты юл" ("Светлый путь") газетасы үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. Тантаналы чарада Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова күп еллык намуслы хезмәте өчен Хәмит Мөхәммәтшинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын һәм медаль тапшырды.