Быел 11 ай эчендә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 1130 яңа очрагы ачыкланган

Республикада ВИЧ таралышы Россия буенча уртача күрсәткечтән 1.7 тапкыр түбән.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасында 21 мең ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Диспансерлык учетында 12 мең 745 кеше тора, шул исәптән 101 бала. Әлеге мәгълүматларны "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме күрсәтү идарәсе башлыгы Ирина Малышева белдерде. Искәртеп үтик: бүген Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Спикер дөньяда 38 млн нан артык кешенең ВИЧ-инфекция йөртүен билгеләп үтте. "Без бүген республикада яңа очраклар үсешендә тотрыклылык турында әйтә алабыз", - дип ул быел 11 ай эчендә ВИЧның 1130 яңа очрагы ачыклануын хәбәр итте. Республикада ВИЧ белән авыру, узган ел белән чагыштырганда, 4,5 процентка кимрәк.

Ирина Малышева бүген Татарстанда ВИЧ таралышы 100 мең кешегә 329, 6 нисбәтендә булуын билгеләп узды. Россия буенча уртача күрсәткечкә караганда, бу 1,7 тапкыр кимрәк.