Аракы белән “сугышабыз”, әмма бюджет аннан башка яши алмый - Рафил Ногманов

Татарстан парламенты депутаты Чечняда спиртлы эчемлекләр сатуны туктатуга мөнәсәбәтен белдерде.

(Казан, 1 декабрь,”Татар-информ”, Лилия Локманова). Чечня Республикасында спиртлы эчемлекләр сатылмый башлаган. Төбәктә алкоголь продукциясе сатарга лицензиясе булган 14 сәүдә ноктасы эшчәнлеген туктаткан. Бу хакта “Кавказ. Реалии” интернет-порталы хәбәр итә.

Чечняда моңа кадәр хәмер иртәнге 8.00 дән 10.00 гә кадәр сатыла торган булган. Әмма 28 ноябрь көнне исерек хәлдәге машина йөртүче аркасында килеп чыккан һәлакәттә 7 кешенең гомере өзелгәннән соң, әлеге сәүдә нокталары хуҗалары эшчәнлек юнәлешләрен үзгәртергә булган. Алар бу карарны Чечня парламенты рәисе, юлларда автоһәлакәтләрне киметү оператив штабы җитәкчесе Мөхәммәт Даутов белән әңгәмәдән соң кабул иткән.

Татарстан парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, спиртлы эчемлекләр сата торган кибетләрне ябып кына, проблеманы хәл итеп булмый.

“Хәзер ул “аска” китәчәк. Чечняда кыенрак, билгеле. Аларда бик каты бит, Рамзан Кадыйров нәрсә әйтә, шулай эшләнә. Бездә исә бу мәсьәләне андый юл белән генә чишеп булмый. Әлеге юнәлештә профилактика кирәк. Яшүсмерләр белән эшләү мөһим”, - ди Р.Ногманов. Аның фикеренчә, “коры закон” патша заманында да, революциядән соң да булган, әмма Россиядә аны тормышка ашырып булмый.

Спиртлы эчемлекләрне сатуны тулысынча туктатып булмауның сәбәбен депутат икътисадка да бәйли. “Акцизлар бюджетның күп өлешен алып тора. Бер яктан аракы белән “сугышабыз”, икенче яктан бюджет аракыдан башка яши алмый”, - диде республика Дәүләт Советы депутаты.