1 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген СПИДка каршы көрәш һәм Бөтенроссия хоккей көннәре билгеләп үтелә, шулай ук бүген “Шәрык” клубы ачылган көн.

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”). 1 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1907 елда "Болгар" кунакханәсендә беренче тапкыр татар мөселман яшьләре җыелып, "Шәрык" клубы кичәсен оештырган. Озак еллар дәвамында атаклы мәгърифәтче Ибраһим Терегулов әлеге идарәнең рәисе булган. Аңа шулай ук тарихчы Г.Әхмәрев, тел белгече М.Корбангалиев, драматурглар Г.Камал һәм Г.Коләхмәтов, язучылар Г.Карам, Г.Шәрәф, Ш.Әхмәров, һ.б кергән.

"Шәрык" клубы лекцияләр, диспутлар, концертлар уздырган, бәйрәм чаралары оештырган. 1912 елда клуб штатына “Сәйяр” труппасы артистлары алынган. Клубка язучылар, нәширләр, студентлар, курсисткалар, мәктәп укучылары, укытучылар, приказчиклар, бай уллары һәм башка кешеләр килгән. Киемнәрендә мәҗбүри атрибут калфак һәм кәләпүш булган. Клуб эшендә төрле елларда әдипләр Г.Тукай, Ф.Амирхан, Г.Камал, С.Рәмиев, Г.Коләхмәтов, С.Рахманкулов, Н.Юшков, артистлар Г.Кариев, С.Гыйзәтуллина-Волжская, В.Мортазин-Иманский катнашкан.

Россиядә:

1792 елның 1  декабрендә (20 ноябрь) рус математигы Николай Иван улы Лобачевский туган.

Ул Евклидча булмаган геометрияне барлыкка китерүче, әлеге геометрия математикада аксиоматиканың роле турындагы күзаллауны үзгәртә һәм чагыштырмалылык теориясен эшкәрткәндә мөһим роль уйный. Шулай ук математик анализга һәм алгебрага зур өлеш кертә. Беренче тапкыр дөнья тарихында 5 нче Евклид пастулаты (параллель сызыклар турында) шик астында куйган, Лобачевский геометриясе булдырган. Лобачевский геометриясе нигезендә Альберт Эйнштейн "Гомуми чагыштырмалылык теориясе" һәм "Бердәм кыр теориясе" иҗат иткән.

1827-1846 елларда Казан дәүләт университетында ректор, профессор, 1846 елдан Казан уку-укыту округы попечителе ярдəмчесе булган. Хезмəтлəре геометрия, астрономия, механика һəм физика, ихтималлык теориясенә карый.

Айдагы бер кратер һəм бер кечкенə планетага Лобачевский исеме бирелгән. Лобачевский исемендəге халыкара бүлəк булдырылган (1895). Бүгенге КФУ янында 1896 елның 1 сентябрьдә Николай Лобачевскийга һәйкәл ачылган. Шулай ук Казанда Лобачевский исемендәге Казан университеты фәнни китапханәсе, Лобачевский исемендәге Казан университеты каршындагы лицей эшли.

1934 елда Ленинград партоешма җитәкчесе Сергей Кировны Смольныйда Леонид Николаев атып үтергән. Бу хәл Советлар Союзында беренче иң зур репрессияләрнең берсенә сәбәп булган. Соңрак аны “Киров агымы” дип атаганнар. Репрессияләр 1935 елның 18 гыйнварында башланган. Барлыгы 1935 елда Ленинградтан һәм Ленинград өлкәсеннән 39 660 кеше сөргенгә сөрелгән һәм 24 374 кеше төрле җәзаларга хөкем ителгән.

2007 елда Бөтенроссия хоккей көне беренче тапкыр кышның беренче көнендә Россиянең хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк тәкъдиме буенча уздырылган. 1 декабрь көнне илдә хоккей белән бәйле чаралар үтә. Бу көнне билгеләп үтү - илебезнең хоккей спорт төренә ихтирам билгесе, хоккейны популярлаштыру мөмкинлеге.

Дөньяда:

1959 елда Вашингтонда Антарктика килешүенә кул куелган. Бу документ буенча Антарктида районы демилитаризацияләнгән, ягъни бу җирлек бары тыныч максатларда гына файдалану һәм атом-төш коралыннан азат зонага әверелдерелгән. Килешү гамәлгә 1961 елның 23 июнендә кергән. Иң беренче килешүгә 12 ил кул куйган: Австралия, Аргентина, Бельгия, Бөекбритания, Яңа Зеландия, Норвегия, СССР, АКШ, Франция, Чили, Көньяк Африка Республикасы, Япония.

1988 елда 1 декабрьне СПИДка каршы халыкара көрәш көне дип игълан иткәннәр. Бу чирне Американың авыруларны тикшерү үзәге 1981 елның 5 июнендә теркәгән.

Чараның максаты – барлык илләрнең Сәламәтлек саклау министрлыкларын бу авыруга каршы көрәштә берләштерү, ВИЧ/СПИД турында булган мәгълүматны уртак итү.

1996 елда БМО 6 бөтендөнья оешма берлеген булдырган. Бу проектның исеме - Joint United Nations Programme on HIV/AIDS, UNAIDS. Аның иганәчеләре БМОның Балалар фонды, БМО ның үсеш программасы, БМО ның Кеше хокуклары буенча фонды, Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы һәм Бөтендөнья банкы. Оешманың 2004 елгы мәгълүматларына караганда, 15 яшьтән 49 яшькә кадәр 35,7 миллион кеше бу чир белән авырый. Аларның 26 миллионы эшли.

СПИДка каршы көрәшның символы - кызыл тасма. Аны 1991 елда рәссам Франк Мур уйлап тапкан. “Кызыл тасма” проекты рәсми рәвештә 2000 елның 2 июнендә башланган һәм бүгенге көндә зур популярлык казанды. Быел СПИДка каршы көрәш акциясе “Я за #профилактикаВИЧ” исеме белән үтә.

Туган көннәр:

Мәхмүтова Исламия Һидиятулла кызы - Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты.

Исламия Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1963 елда Казанга килгән һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына (элеккеге Татар дәүләт республика күчмә театры) эшкә урнашкан.

Исламия Мәхмүтова сәхнәдә йөзгә якын төрле пландагы образлар иҗат итә. Болар - Смеральдина һәм Беатриче (К.Гальдони “Ике хуҗаның хезмәтчесе”), Гөлбану (Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”), Мария (М.Сторожева “Гөнаһлы хатын”), Шамилә (Т.Миңнуллин “Без бит авыл малае”), Беатриче (В.Шекспир “Гаугалы мәхәббәт”), Шамсекамәр (М.Әблиев “Шәмсекамәр”), Ясминә (И.Юзеев “Кыр казлары артыннан”), Койтымбикә (Н.Фәттах “Итил суы ака торур”), Ана (Ш.Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге”) һәм Кураж ана (Б.Брехт “Кураж ана һәм аның балалары”).

Юныс Шәрип улы Әминов – татар драматургы, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Юныс Әминов 1921 елның 1 декабрендә Татарстанның хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1936–1939 елларда Минзәлә педагогика училищесында, 1942 елның мартына кадәр хәрби мәктәптә укыган. 1943 елның 6 мартында яраланган Юныс Әминов фашистлар кулына эләккән һәм 1944 елның августына кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагерында тоткынлыкта булган. 1945 елның гыйнварыннан, сугыш беткәнче, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышларында катнашкан.

1955 елда Минзәлә театры коллективы куйган “Язылмаган законнар” исемле беренче күләмле әсәре Юныс Әминовны сәләтле драматург итеп таныта.

Драматургның шуннан соң иҗат ителгән һәм темасы белән 1950-1960 еллар авыл тормышына багышланган “Гөлчәчәк” (1956), “Тамырлар” (1961), “Өти балак” (1964), “Гөлҗәннәтнең җәннәте” (1966), “Уҗым бозавы” (1966), “Минем җинаятем” (1968), “Умырзая чәчәкләре” (1959), “Сатучылар” (1961) исемле комедия һәм драмалары шул чорда төрле театр сәхнәләрендә уңыш казана. 1969 елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күченә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яшәп иҗат итә. Драматургның Әлмәт чорында язылган “Кан кардәшләр” (1972), “Сафура бураннары” (1975), “Сөймим дисәң дә...” (1976), “Очрашырбыз, Гөлсылу!” (1980) әсәрләре тематик яктан шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод эшчеләренә багышланган.

Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Юныс Әминовка 1981 елда ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелгән.

Язучы, озакка сузылган каты авырудан соң, 1982 елның 3 декабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев – Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы.

Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туган. 1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаган.

1950–1954 елларда Балтыйк хәрби флотында хезмәт иткән. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлый. 1960 елда Мөхәммәт Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантураны уңышлы тәмамлап, 1964 елда “Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган.

 

Аспирантураны тәмамлаганнан бирле Мөхәммәт Мәһдиев университетның татар әдәбияты кафедрасында 1968 елдан доцент булып эшләгән һәм 1995 елда вафат булган.

Язучы-прозаик буларак Мөхәммәт Мәһдиев иҗатка 1967 елны “Казан утлары”нда басылган “Этюдлар” кыска хикәясе белән кереп киткән. Бер елдан шул ук журнал битләрендә “Без – кырык беренче ел балалары” исемле беренче повесте дөнья күргән. Шулай ук ул “Фронтовиклар” (1972) романы, “Каз канатлары” (1975) романы, “Кеше китә – җыры кала” (1978), “Торналар төшкән җирдә” (1978), “Ут чәчәге” (1980), “Исәнме, Кәшфи абый!” (1982) кебек повестьлар авторы. 1983 елда әдипнең “Борчулы өч көн” исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналган.

1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа “Татарстан Республикасының халык язучысы” мактаулы исеме бирелә.

Фәһимә Миргали кызы Хисамова - күренекле татар галимәсе, профессор, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы, Татарстанның атказанган укытучысы һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Ул 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында туган. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыган. 1967-1970 елларда – Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укыган. Филология фәннәре кандидаты. 1995 елда “Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг. башы)” темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклаган.

Хәзерге вакытта КФУ ның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе бүлегендә хәзерге заман татар теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры вазифасында.

Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды.