news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Әлки авылында авыл мәдәният йортына кадәр юл төзекләндереләчәк

Ремонтлана торган юлның гомуми озынлыгы 1 км чамасы тәшкил итәчәк.

Түбән Әлки авылында авыл мәдәният йортына кадәр юл төзекләндереләчәк
«Алькеевские вести»

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Әлки авылында «Алексеевскдорстрой» ширкәте эшчеләре автотрассадан авыл мәдәният йортына кадәр бик нык тузган юл ремонтлыйлар. Бу хакта «Алькеевские вести» газетасы яза.

Эшчеләр яңа асфальт-бетон юл өслеген түшәп куя, ә иске юл өслеген наратны грейдер ярдәмендә кырганнар.

«Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин сүзләренчә, ремонтлана торган юлның гомуми озынлыгы 852 метр тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100