Чүпрәледә волонтёрлар өлкәннәргә ярдәм итә

Чүпрәледә пандемия чоры башланганнан бирле 89 коронавирус очрагы теркәлгән.

(Чүпрәле, 1 ноябрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле районында волонтёрлар хезмәте кабат яңартылды. Пандемия «тынып» торган җәйге чорда, «Кайнар линия» дә үз эшен туктатып торган иде. Һәм менә октябрьдән –көзге кискен тын юллары вирус инфекциясе авырулары көчәйгән вакытта янә шалтыратулар кабул итә башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«23 марттан 15 июльгә кадәр — „Кайнар линия“ эшләгән чорда волонтерлар тарафыннан 150 дән артык хезмәт күрсәтелде. Шалтыратуларның 80 проценты буенча азык-төлек һәм дару препаратларын китерү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кебек хезмәтләр башкарылды. Калган очракларда (20 процент) төрле консультацияләр бирелде», — ди өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Мәһәббәт Еникеева.

Хәзер дә өлкәннәр бу хезмәттән файдалану өчен 2-22-52 номеры буенча шалтырата ала. «Кайнар линия» ял көннәре: шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала, көн саен иртәнге 8.00дән кичке 16.00 сәгатькә кадәр эшли. 12.00-13.00 сәгатьләрдә төшке аш вакыты сәбәпле, шалтыратулар кабул ителми. Волонтерлар тарафыннан хезмәт бушлай башкарыла, әмма кирәк-ярак өлкәннәрнең үз акчаларына китерелә.

Бу уңайдан, 28 октябрьдән Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте («Роспотребнадзор») тарафыннан илдә гомуми битлек режимы кертелүен дә искәртәбез. Моннан тыш, ведомство күңел ачу чаралары үткәрүне һәм җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр тыйды. Җәмәгать урыннарында, транспортта, таксида һәм кеше күп була торган башка урыннарда дезинфекция режимын көчәйтү дә тәкъдим ителде.

Чүпрәледә пандемия чоры башланганнан бирле 89 коронавирус очрагы теркәлгән, 88 кеше дәваланган, яңа очрак 26 октябрьдә теркәлде.