Яшьләрне «БикаФест» республика җыр һәм шигырь фестиваленә чакыралар

Бәйгенең Гала-концерты 8 декабрьдә Сәләт йортында була.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-инфом"). 12 дән 22 яшькә кадәр Татарстан яшьләрен Рөстәм Бикмуллин исемендәге «БикаФест» республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленә чакыралар. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс ике этапта уздырыла. 1 этап – портфолио буенча читтән торып сайлап алу. Бу этап 22 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр була.

2 этап - сайлап алу 7 декабрьдә Казанда була. Анда катнашучыларның талантын һәм сәләтен фестиваль жюрие бәяли. 

8 декабрьдә Сәләт йортында фестивальнең Гала-концерты була. Анда җиңүчеләрне бүләклиләр. Алар "Иң яхшы автор-башкаручы", "Иң яхшы коллектив башкаручы", "Татар халык җырын иң яхшы башкаручы", "Татар композиторларының әсәләрен иң яхшы академик башкаручы" һ.б. номинацияләрдә билгеләнәчәк.