Киров өлкәсенең татар авылында "Ак калфак" әгъзалары каз өмәсендә катнашкан

"Ак калфак" оешмасына йөрүче хатын-кызлар җырлаша-җырлаша каз йолкыганнар.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Киров өлкәсе Сасмак авылында яшәүче милләттәшебез Дания Ганиева быел кырык баш каз үстергән. Каз өмәсенә "Ак калфак" оешмасына йөрүче хатын-кызлар барысы бергә җыелышып килгән. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы"  матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар җырлаша-җырлаша каз йолкыганнар.