1 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда буран көтелә, Казан ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре исемлегенә керде, Нияз Акмалны искә алу кичәсендә тавышын аудиоязмадан тыңлаганнар.

Казан ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре исемлегенә керде / Әлеге исемлеккә 246 шәһәр кергән.

Эльмира Кәлимуллина татар эстрадасында үсеш бар дип саный /Хәзерге татар музыкантлары дөнья трендларына йөз тотарга тиеш, диде Татарстанның атказанган артисткасы.

Татарстанда көчле буран көтелә / Синоптиклар бозлавык һәм күз күременең начараюы хакында кисәтте.

Минтимер Шәймиев: Евгений Примаков бөек сәясәтче һәм галим иде / Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Евгений Примаковны үзенең укытучысы дип санаган.

Лаеш башлыгы Илдус Зарипов гаммәви мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итте / Илдус Зарипов Теләче районындагы элеккеге хезмәттәшләренең мәгълүмати һөҗүм оештыруы хакында хәбәр итте.

Нияз Акмалны искә алу кичәсендә шагыйрьнең тавышын аудиоязмадан тыңлаганнар / Сарманның бер урамына Нияз Акмал исемен бирергә җыеналар.

"Татар-информ" мишәр татарларының "Кәрван мирас" этник тамашасын онлайн күрсәтә / Тамаша 2 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә башлана.

Песошин Россия төбәкләрен үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты / Утырышны Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко үткәрде.