Әгерҗедә булачак солдатлар спортта осталыкларын күрсәттеләр

Армиягә китәргә әзерләнүче егетләре Әгерҗедә узган зона спартакиадасына җыелды.

(Әгерҗе, 1 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе, Түбән Кама, Минзәлә районнарының армиягә китәргә әзерләнүче егетләре Әгерҗедә узган зона спартакиадасына җыелды. Бу турыда район басмасы яза.

Көзге чакырылыш барган вакытта булачак солдатларның спортка, армиядә кирәк булачак күнекмәләргә аеруча зур игътибар бирүләре сөендерә

“Олимп“ спорт комплексында егетләр гер күтәрде, турникта күтәрелде, “отжимание“, пресс ясады, автоматны сүтеп-җыюда, аннан атуда, йөгерүдә, аркан тартуда тырышып сынаштылар.