Үзбәкстан делегациясе Татарстанның алдынгы клиникаларын өйрәнә

Делегация Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән очрашты.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Үзбәкстан делегациясе Татарстанның алдынгы клиникаларын өйрәнә. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә делегация Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән очрашты.

Кунаклар, үз чиратында,Татарстан белгечләрен үзләренә тәҗрибә уртаклашырга чакырды.