Яшел Үзән тикшерүчесе - Бөтенроссия конкурсы призеры

Балачакта ук егет милициягә барачагын хәл иткән һәм Казан юридик институтына укырга кереп, анда юриспруденция белгечлеге буенча югары белем алган.

(Яшел Үзән,  1 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән», Лилиана Куликова). Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында тикшерү бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәре 28 яшьлек Артем Александров икенче урын алды. Юстиция капитаны үзенең осталыгын, белемен, физик әзерлеген күрсәтте, дип яза җирле басма.

Быел Артем республика Эчке эшләр министрлыгын федераль дәрәҗәдә өченче елын күрсәтә инде. Беренче тапкыр ул анда 2012 елда Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге оперуполномоченные булганда катнашкан һәм өченче урын алган иде. ОБНОНда 2 ел эшләгәннән соң ул тикшерүче булып күчте. Тәҗрибә туплады, белемен күтәрде, һөнәри һәм хезмәт квалификациясен арттырды. Һәм 2016 елда тикшерүчеләр арасында Бөтенроссия конкурсында чыгыш ясауга лаек булды. Ул анда гомуми зачетта 14нче урынны алган иде.

Мәскәүдә узган быелгы конкурска әзерләнеп, Артем Петрович кураторы белән элеккеге чыгышына анализ ясап, бөтен хаталарын яңадан карап чыкты һәм нәтиҗәдә гомуми зачетта көмеш медаль алудан тыш, «Махсус әзерлек» номинациясендә алтынга лаек булды. РФ Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге вәкилләре җиңүчегә диплом тапшырганда Яшел Үзән тикшерүчесе кебек егетләр тәҗрибәләре әле зур булмаса да (Александров ОМВДда 6 гына ел эшли) – эчке эшләр органнарының киләчәге һәм яшь элитасы дип билгеләде.

Белешмә өчен: Артем Кайбыч районында туган һәм үскән. Аның әтисе озак вакыт Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлегендә вакытлыча тоту изоляторында эшләгән. Балачакта ук егет милициягә барачагын хәл иткән һәм Казан юридик институтына укырга кереп, анда юриспруденция белгечлеге буенча югары белем алган.