Яңа Чишмә районында биш бала анасын “Ана даны” медале белән бүләкләделәр

Рәйхан Әхмәтова олы дәүләт бүләгенә балаларына яхшы тәрбия биргән һәм гаилә ныклыгын булдырган өчен лаек булган.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 30 октябрьдә Яңа Чишмә район советы утырышында Тубылгы Тау авылыннан биш бала анасы Рәйхан Әхмәтованы тантаналы төстә “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләделәр. Бу хакта “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы хәбәр итә.

Рәйхан Әхмәтова олы дәүләт бүләгенә балаларына яхшы тәрбия биргән һәм гаилә ныклыгын булдырган өчен лаек дип табылган. Аны бүләкләү турындагы указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.

“Ана даны – Материнская слава” медален һәм чәчәкләрне Рәйхан Әхмәтовага Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин һәм район башлыгы Вячеслав Козлов тапшыра. Тантанада аның ире, балалары, оныклары катнашкан. Ирле-хатынлы Әхмәтовлар үзләре дә күп балалы гаиләләрдә үскән булганнар.

Рәйхан 10 елдан артык авыл мәдәният йортын җитәкләгән, “Ак калфак” фольклор ансамбленә нигез салган.

Әхмәтовлар гаиләсе үзенчәлекле, бу гаиләдә ике пар игезәк туган. Беренчеләре Айгөл белән Айгиз 1990 елда туган булсалар, өченчеләре Илгиздән соң 2013 елда Кәрим белән Камил дөньяга килгән.

Әлеге гаилә барлык чараларда актив катнаша, хәйриячелек һәм спонсор ярдәме күрсәтү белән дә шөгыльләнә. Аларның игелекле хезмәте күпсанлы грамотларга, Рәхмәт хатларына лаек булган.