Татарстанда 1 млн 300 кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Республикада вакцинацияләү кампаниясе төгәлләнә.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 300 кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада вакцинацияләү кампаниясе 90% тан артык күрсәткеч белән төгәлләнә.

Быел Татарстанга А/ (H1N1) Мичиган, A /(H3N2) Гонг Конг һәм B төркем гриппы килер дип көтелә. Әлеге штаммнар вакциналарга кертелгән.