Татарстан имгәнүчеләр саны күп булган төбәкләр арасында

2017 елда, узган елга караганда, зыян күрүчеләр саны 6 процентка күбрәк исәпләнә.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан Республикасы имгәнү дәрәҗәсе югары булган төбәкләр исемлегенә керә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгындагы конференциядә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының травматология һәм ортопедия буенча штаттан тыш баш белгече Сергей Кривошапко хәбәр итте.

“2016 елда 400 мең имгәнү очрагы теркәлгән. Димәк, республикада яшәүче һәр 10нчы кеше ниндидер җәрәхәт алган. Россиядә ел саен 13 млн кеше имгәнә”, - дип билгеләп үтте Кривошапко.

Аның сүзләренчә, имгәнү очракларының 68 проценты көнкүрештә булган, урамда имгәнү - 24 процент, производствода – 2 процент.

Узган ел 47 мең зыян күрүче хастаханәгә озатылган. Быел хастаханә озатылган кешеләр саны 6 процентка артыграк