"Татар-информ"да 9 яшьлек татарстанлы федераль ТВ-шоуда катнашуы турында сөйләячәк

9 яшьлек фигурист Гадел Нәбиуллин «Дети на льду. Звезды» федераль боз шоуында өченче урынны алды.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). 2 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгы студиясендә Татарстаннан 9 яшьлек спортчы Адель Нәбиуллин «Дети на льду. Звезды» федераль боз шоуында катнашуы турында сөйләячәк.

Чарада Татарстан Республикасында тимераякта фигуралы шуу федерациясе җитәкчесе Евгений Безменов, «Дети на льду. Звезды» федераль боз шоуы призеры Гадел Нәбиуллин, тренер Эльвира Сельскова һәм ТР Фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Резеда Ибгатуллина катнаша.

Искәртеп үтик, 9 яшьлек фигурист Гадел Нәбиуллин «Дети на льду. Звезды» федераль боз шоуында өченче урынны алды.

Мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Видеога шәрехләрдә сораулар бирергә мөмкин.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.