Кукмарадагы Нурминкә елгасының яр буе күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелде

Тиздән Нурминкә яр буйлары һәм Җиңү паркы искитмәле матур булачак

(Кукмара, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Кукмарадагы Нурминкә елгасының яр буенда чын мәгънәсендә зур күләмле эш башкарыла һәм яр буе күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелде. Бүгенге көндә "Нурминкә яр буе" проектының соңгы аккордлары уйнатыла, ягъни барлык планлаштырылган эшләр дә тәмамлану алдында тора, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Соңгы атналарда әлеге төзелеш мәйданчыгында, "Строй-Гарант" оешмасы белән беррәттән, районыбызның оешма-учреждение хезмәткәрләре дә үзләреннән зур көч куеп, кулга-кул тотынып эшләде. Күмәк эш тау күчерә, дип элек-электән халык белми әйтмәгән. Авыл җирлекләре, район Башкарма комитеты, мәдәният бүлеге, спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм башкалар, көн саен бирегә эшкә килеп, агачлар кистеләр, транспорт үтә алмый торган урыннарга туфрак ташыдылар, чишмә һәм яр буен корыган тигәнәк, әремнәрдән чистарттылар. Соңгы вакытта бирегә утырткан агачлар, куаклар һәм чәчәкләр дә киләсе язга күтәрелеп китсә, Нурминкә яр буйлары һәм Җиңү паркы искитмәле матур булачак.