Кукмарада полициянең гарнизон разводы узды

Анда район Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы катнашты

(Кукмара, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада үткәрелгән гарнизон разводы вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләнде, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләнде. Шулай ук оператив-кисәтү чаралары хакында таныштырылды, инструктаж уздырылды, дип яза җирле басма.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев Россия Федерациясе законнарын төгәл үтәүнең мөһимлегенә басым ясады, халык белән аралашкан вакытта итәгатьле булырга чакырды. Хезмәткә кагылышлы өндәмәләр алган һәр хезмәткәр разводтан соң үз юнәлеше буенча эш урыннарына юл тотты.