Кукмара районы Зур Сәрдек участок ветеринария пункты халыкка күптөрле хезмәт күрсәтә

2015 елда төзелгән Зур Сәрдек участок ветаринария пункты дүрт авыл җирлегенә керүче унсигез авыл халкына, ун крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт күрсәтә

(Кукмара, 1 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республика авылларында модульле ветеринария пунктлары төзү буенча махсус программа эшли башлаган иде. Әлеге программа буенча Кукмара районында да дүрт участок ветеринария пункты төзелеп куллануга тапшырылды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

2015 елда төзелгән Зур Сәрдек участок ветаринария пункты дүрт авыл җирлегенә керүче унсигез авыл халкына, ун крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт күрсәтә.

Мал-туарларга югары квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен пунктта бөтен шартлар да тудырылган: халыкны кабул итү, операция ясау, ясалма орлыкландыру, даруханә өчен бүлмәләр булдырылган. Биредә барлыгы биш кеше: дүрт табиб, бер санитар хезмәткәр эшли.

-Көн саен уртача унбиш-егерме кеше мөрәҗәгать итә, шалтыратып киңәш сораучылар да бар, - диде ветеринария пункты мөдире Рәхимулла Галиуллин. – Без мөмкинлекләрдән чыгып ярдәм итәргә тырышабыз. Еш кына урынга барып хезмәт күрсәтергә туры килә. Хезмәткәрләр барысы да тәҗрибәле, үз эшләрен намус белән башкаралар. Диагнозтик-профилактик чараларны үз вакытында эшләп барабыз.

Аш-Буҗи авылыннан килгән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Габделманнафовка да әлеге участокның хезмәтеннән бик еш файдаланырга туры килә икән.

-Фермер булып оешканыбызга ике еллап булды. Хуҗалыгыбызда егерме дүрт савым сыер, егерме тирәсе бозауларыбыз бар. Көн саен сөт җыючыларга 280-300 литр сөт тапшырабыз, - диде ул. – Мал-туар асрагач, ветеринария табибы да гел кирәк булып тора, дарулар яисә сөт–ит сату өчен белешмә алырга да бирегә киләбез.