Чирмешән юлчылары кышкы сезонга әзер

“Татавтодор” җәмгыятенең Аксубай филиалының район участогы техникалары һәм эшчеләре юлларга төнге кизүгә чыгарга әзер.

(Чирмешән, 31 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).“Татавтодор” җәмгыятенең Аксубай филиалының район участогы техникалары һәм эшчеләре октябрьнең соңгы көннәрендә үк, беренче кар яугач үз карамакларындагы юлларга төнге дежурга чыктылар, дип яза җирле басма.

Участокның җиде катнаш юл машинасы (ком-тоз катнашмасы сибәләр һәм карны да төрттерәләр), ике төягече һәм шул кадәр үк грейдеры кышка әзер. Алар 282 километр арада район аша узучы трассаларга һәм авылларга керү юлларына хезмәт күрсәтә. Юлчылар, график буенча, тәүлек әйләнәсе дежур тора - кар-бураннарда көндезләрен барлык техникалар да юлга чыкса, төнлә өч машина эшли.

Кышын бозлавыкта юлларга сибү өчен 6596 тоннна комлы-тозлы катнашма әзерләп куйганнар, беренче карларда аның 176 тоннасын кулланганнар да. Участокның тагын 200 тонна тоз һәм 1000 тонна ком запаслары бар.