4 һәм 7 ноябрьдә Мәскәүдә болытларны куып тарату өчен 200 млн чамасы акча сарыф итәчәкләр

Болытлар гранулалы углекислота, сыек азот һәм порошоксыман реагент ярдәмендә куылачак.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). 4 һәм 7 ноябрьдә Мәскәүдә болытларны куып тарату өчен шәһәр бюджетыннан 196 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр ителә дәүләт сатып алулары рәсми сайтында, дип яза “Интерфакс”.

Килешү шартлары буенча Мәскәүдә Ан-12, Ан-26 һәм Як-42 кебек 10 самолет яхшы һава шартлары урнаштыра ала. Болытлар гранулалы углекислота, сыек азот һәм порошоксыман реагент ярдәмендә куылачак.

4 ноябрьдә Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган массакүләм чаралар узачак. 7 ноябрьдә Кызыл мәйдан булап 1941 елгы тарихи парад көненә багышланган халыклар йөреше узачак.

Элегрәк Мәскәү хакимияте 1 һәм 9 майда, шулай ук 12 июньдә шәһәрне метеояклау өчен 293 млн сум бүлеп биргән, дип хәбәр ителгән иде.