1 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

“Татар җыры”нда Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхине искә алачаклар, Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә.

Татар теленә каршы булганнарның нәфрәтенә шаккатасың - Камил хәзрәт Сәмигуллин/ Бәлки безгә бер-беребезне ярата башларга вакыттыр, ди мөфти. 

Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә/ Татарстанда 2 ноябрьдә урыны белән төнлә һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Премьер-министры Россия Дәүләт Думасы комитеты әгъзалары белән очрашты/ Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

Татарстан китап нәшриятында Эльмира Закирова белән очрашу була/ «Иясез шатлык» китабының авторы китап сөючеләр белән аралашачак.

Əгәр дә син татар икән, үзеңнең туган телеңне киләчәк буынга тапшыр - В.Шәйхразиев/ Башка милләт вәкилләре, Татарстанда яшисез икән, татарча белсәгез, аңласагыз үзегез өчен зур плюс, ди ул.

“Татар җыры”нда Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхине искә алачаклар/ Мәшһүр артистларыбызны аудиоязмада ишетеп, сәхнәдәге экраннарда күреп булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Римма Ратникова: РФ һәм ТР Конституцияләрен өйрәнү вәзгыяте яхшы якка үзгәрә/ Республика районнарында Тататрстан Республикасы Конституциясе турында лекцияләре популяр.

“Бәрмәнчек” ансамбле Камил Байбиков истәлегенә “Чабаталы степ” премьерасын тәкъдим итте/ Хореографик композициянең авторы Камил Байбиков мәрхүм инде. Бию соңрак – аның вафатыннан соң куеп бетерелгән.