Яр Чаллыда Төбәк кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге ачыла

Бүген Яр Чаллыда Кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү хастаханәсе нигезендә кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү үзәге ачыла

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Яр Чаллыда Кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү хастаханәсе нигезендә кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү үзәге ачыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу үзәк шәһәрдә икенче булачак. Чөнки шәһәр һәм якында урнашкан районнар халкына шәһәрдәге бер үзәк кенә җитми. Яңа үзәккә шәһәрнең ГЭС һәм ЗЯБ бистәләре, шулай ук Алабуга, Менделеевск, Мамадыш һәм Әгерҗе районнары халкы беркетеләчәк. Төбәк кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтү үзәгендә 36 мультидисциплинар, 12 интенсив терапия койкасы һәм тернәкләндерү блогы урнашачак.
Татарстанда кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәкләре эше үз нәтиҗәсен бирә. 2007-2009 елларда Татарстанда инсульттан үлүчеләр саны 13,1 процентка кимегән һәм 2009 елда 100 мең кешегә 169,4не тәшкил иткән. Миокард инфарктыннан үлүчеләр саны 19 проценттан 12,7 процентка кадәр азайган. Республикада 13 мең кеше аякка бастырылган, шуларның 5 меңе Яр Чаллының 5-нче шәһәр хастаханәсе нигезендәге кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәгендә дәваланган. Эшкә сәләтле 1232 һәм эшләмәүче 1718 кеше тернәкләндерелүгә җибәрелгән.
Яңа ачылачак үзәк республиканың көньяк-көнчыгыш районында яшәүче 12 миллион кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Аны төзекләндерү эшләре узган елның гыйнварында башланган иде. Кыска вакыт эчендә клиника заманчалаштырылды, яңа җиһазлар китертелде. Әлеге җиһазлар нейрохирургия, кардиохирургия, онкология, травматологиядә югары технологияләр кулланырга мөмкинлек бирәчәк.