Татарстан сулыклары төбендә ятучы судноларны чыгару проблемасы чишелеш көтә

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова катнашында узган киңәшмәдә шушы мәсьәлә каралды

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Илдар Халиков, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова катнашында узган киңәшмәдә су төбендә яткан судноларны чыгару һәм утильләштерү мәсьәләсе каралды. Ведомствоара киңәшмәдә хакимият, җирле үзидарә, хокук саклау һәм контроль органнары вәкилләре катнашты.
Кайчандыр Татарстан территориясендәге сулыкларда баткан йөзмә чараларны утильләштерү мәсьәләсен чишүгә җиң сызганып моннан 3 ел элек керешкәннәр иде. Тик бүгенге киңәшмә барышында ачыкланганча, комга терәлгән суднолар мәсьәләсе бераз урыныннан кузгалуга карамастан, проблема яртылаш “комга күмелгән” хәлдә кала бирә.
Татарстан сулыклары төбендә яткан суднолар проблемасын чишү максатыннан, ТР Министрлар Кабинеты Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы белән берлектә 2007 елда беренче тапкыр ведомствоара киңәшмәгә уздырган иде. Анда кабул итегән карарларны үтәү йөзеннән, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан су төбендәге судноларны ачыклау, күтәрү һәм утильләштерү механизмнары билгеләнеп, аны сынау мәйданы итеп Югары Ослан районы билгеләнгән иде. 2008 елда исә “2009-2011 елларда республика чикләрендә Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрен баткан йөзмә чаралардан чистарту” дигән республика максатчан программа да расланды. Аның бурычы - шушы чорда әлеге акваторияләрне металл конструкцияләрдән, суднолардан арындыру, аларны утильләштерү чараларын күрү иде.
Бүгенге киңәшмәнең максатын Премьер-министр Илдар Халиков моңа кадәр ачыкланган проблемаларны яңадан кабатлап үтү түгел, ә хакимият, муниципаль органнарның әлеге караларның үтәлеше буенча ясаган конкрет адымнары хакында сөйләшү дип билгеләде. Хөкүмәт башлыгы ассызыклап узганча, су төбендә дистәләрчә еллар яткан әлеге металл конструкцияләр, суднолар, баржалар, бердән, сулыкларның ләм белән каплануына, металл коррозиясе калдыклары белән зарарлануына китерә. Сулыкларның, шәһәр халкын эчә торган су белән тәэмин итүдә төп чыганак булуын да исәпкә алсаң, экологик зыянның дәрәҗәсен күзаллау кыен түгел. Өстәвенә, су төбендәге конструкцияләр суднолар хәрәкәтенә дә зур куркыныч тудыра.
Тик бүгенге киңәшмәдә конкрет куелган сорауларга төгәл җаваплар алынмады. Бу эшнең төп координаторы булган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге дә башкарылган эшләр буенча конкрет хисап бирә алмады. Проблемалар республика сулыклары төбендә ятучы судноларның төгәл саны ачык булмаудан ук башланган. Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова сүзләреннән аңлашылганча, прокуратура һәм контроль органнарына алынган якынча мәгълүматлар буенча, Идел бассейнында суга баткан 800 гә якын судно исәпләнгән. “Бу мәсьәлә белән чынлап торып шөгыльләнүче бернинди структура булмады. Тикшерә башлагач, чынлыкта Идел бассейнында су төбендә ятучы судноларның 2300 дән артык булуы ачыкланды”, -ди ул. Аның белдерүенчә, үзгәрешләр барган 1990 елларда судно хуҗалары искергән, табыш китерми торган йөзмә чаралардан котылуның гади юлын аларны суга батыруда күргән. Сулыклар төбендә яткан конструкцияләрнең бер өлешен шулар тәшкил итә. Вера Солдатова сүзләренә караганда, кайбер авырлыклар булуга карамастан, соңгы елларда тикшерү органнары тарафыннан күрелә торган катгый чаралар проблеманың чишелә башлавына китергән. Идел бассейнында 1491 судно судан чыгарылып утильләштерелгән, 111е ремонтланып, яңадан кулланылышка кертелгән. Тагын 649 судно әле су төбендә кала бирә. Аларның иң зур өлеше Әстерхан өлкәсенә һәм Татарстанга туры килә икән. Төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы республика буенча өстәмә тикшерүләр уздырган.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы башлыгы Олег Дәминов чыгышыннан аңлашылганча, Татарстан территориясендәге сулыклар төбендә дистә еллар буе ятучы 134 судно, баржа, пантон, йөзмә кран һ.б. исәпләнә. Ә хисапка куелганнар исемлегендә шуның 124 е аталды. Республика бу мәсьәләгә җитди алынганнан соң, проблеманы чишүдә санаулы районнар гына нәтиҗәле эш күрсәтә алган. Шуларның икесе Чистай белән Яшел Үзән бүген үрнәк итеп китерелде. Узган 3 елда барлыгы 19 судно су төбеннән күтәрелеп, утильләштерелгән. Ә Казан шәһәре, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарында бу мәсьәләнең чишелеше өчен җаваплылык алырга куркалар. Җирле үзидарә органнары батып яткан һәм хуҗасын ачыклап булмаган судноларны үз балансларына алырга теләми. 2013 елда Универсиаданы кабул итәргә җыенган Казан сулыклары төбендә 39 шундый металл конструкция һаман экология һәм суднолар иминлегенә куркыныч тудырып ята бирә. Югыйсә, бу проблеманы тиз арада чишү зарулыгы моннан берничә ел элек үк катгый куелган булган.
Республикада бу эшнең барышын тоткарлаучы төп факторлар арасыннан суднолар хуҗаларын ачыклау кыенлыгы белән бергә, финанслауның туктатылуы да аталды. 2009-2011 елларга исәпләнгән югарыда аталган республика максатчан программасын финанслау бу ел ахырына кадәр туктатылып торган. Билгеле булганча, программаны финанслауның төп өлеше (40 млн. сум). республика казнасыннан каралган.
Премьер-министр Илдар Халиков киңәшмәдә катнашкан хакимият һәм муниципаль органнар вәкилләренә белдергәнчә, хәзер баткан суднолар проблемасын чишүдә бернинди киртәләр булмаячак. Аның ышандыруынча, финанслау ачылачак, оештыру, контроль ягыннан да проблемалар булмаячак. Бары эшне айлык төгәл планлаштырудан башлау таләп ителә, дип искәртте ул ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Вәлиевка. Илдар Халиков белдерүенчә, инде хәзердән үк ноябрь, декабрь аенда башкарылачак эшләр күләмен билгеләргә кирәк. Аннан соң, язгы якта башкарылачак эшләр күләмен расларга кирәк булачак. Аның ассызыклавынча, эшне яр буе зонасы һәм суднолар йөрү зонасындагы металл конструкцияләр санын алудан башларга кирәк. Аның белдерүенчә, аномаль коры җәй яр буе зонасында ятучы судноларны чыгару эшен шактый җиңеләйтте. Су биеклеге кимү һәм саегу нәтиҗәсендә, аларның бер өлеше коры җир өстенә чыкты. Аларны чыгару һәм утильләштерү чыгымнары азрак булачак. Шуңа күрә хәзер үк бу эшләр өчен кирәкле финанслар күләмен, эш ысулларын ачыклап, эшкә керешергә кирәк, ди ул.