Тәтештә табигатькә зыян китерүче эре предприятиеләр юк

Иҗтимагый совет идарәсе районда экологик хәл турындагы мәсьәләне тикшерде

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тәтеш муниципаль районы иҗтимагый совет идарәсе районда экологик хәл турындагы мәсьәләне тикшерде, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары”.
Бүген районда экологик хәлгә тискәре йогынты ясарлык эре предприятиеләр юк, тик шулай да, соңгы вакытларда халыкта утильләштерелергә тиешле көнкүреш калдыклары кискен артты. Иҗтимагый совет районның кайбер җирлекләрендә һәм Тәтештә “ТР Экология кодексы”н үтәү мәсьәләсен өйрәнде. Олег Евсеев, Людмила Путятинская, Николай Артемьев, Геннадий Королев һәм Асия Ибраһимова җитәкчелегендәге эшче төркем аларда тикшерү үткәрде.
Каты көнкүреш калдыклары полигоннарының һәм тиешсез чүп түгү урыннарының булуына, терлекчелек фермалары калдыкларын җыю, саклау һәм утильләштерүдә, агу химикатлар һәм минераль ашламаларны куллануда экологик таләпләрнең үтәлешенә төп игътибар бирелде. Чишмәләрне, торак пунктларны төзекләндерүләр дә күз уңыннан читтә калмады.
Тикшерү барышында каты көнкүреш калдыкларын саклау һәм юкка чыгаруда җитди кимчелекләр булуы ачыкланды. Барлык пунктларда да диярлек тиешле чүп түгү урыннары әйләндереп алынмаган. Аларда элмә такта күренми, анда җыелган калдыкларны дезинфекцияләү турында әйтәсе дә юк. Шуңа да тикшерүчеләр болар законсыз чүп түгү урыннарыннан берни белән дә аерылмый, дигән нәтиҗәгә килде.
Мәсәлән, Келәштә көнкүреш калдыклары урыны моннан күп еллар элек билгеләнгән, ул чакта бу кадәр чүп тә булмаган һәм экологик яктан куркынычсыз саналган. Хәзер биредә ашыгыч чаралар күрү таләп ителә. Авыл җирлекләре һәм “Жилсервис” ҖЧҖ арасында килешү төзелүгә карамастан, әлеге оешма көче белән генә көнкүреш калдыкларын Тәтеш полигонына ташып бетерү мөмкин түгел. Шулай ук Урюмда, бигрәк тә Пролей-Кашада полигоннарның торышы начар. Җирле хакимиятләр тарафыннан халык арасында аңлату эшләренең тиешле дәрәҗәдә куелмавы да билгеләп үтелде.
Табигый чишмәләр экологиянең мөһим өлешен тәшкил итә. Алар теләсә кайсы торак пунктның бизәге булулары өстенә, елга-күлләрне дә даими тулыландыралар. Әмма авылларда аларга карата мөнәсәбәтләр төрле. Әгәр чишмәләр вакытында чистартылмаса, алар акрынлап юкка чыгалар. Тоншермада, Келәштә, Зур Әтрәчтә, Килдештә, шулай ук Тәтештәге чишмәләрнең берсе яхшы хәлдә, ә калганнары төзекләндерелмәгән, аларга килү юллары да юк.
Районда экологиянең торышы аек фикер йөртүче кешеләрнең барысын да борчый. Иҗтимагый совет утырышында катнашучыларны да ул битараф калдырмады, һәркем үз фикерен белдерде һәм әлеге проблеманың билгеле бер карарлар таләп итүе дә бердәм рәвештә хупланды.