Россия икмәк пешерүчеләр берлеге икмәк пешерү тармагына игътибар күрсәткәне өчен ТР Президентына рәхмәт белдерде

Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге III Халыкара икмәк сыйфаты конкурсында “Продукциянең югары сыйфаты өчен” Гран-прига лаек булды

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Россия икмәк пешерүчеләр берлеге президенты, икмәк пешерү сәнәгате дәүләт фәнни-тикшеренү институты директоры, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Анатолий Косованнан Рәхмәт хаты килде. Анда III Халыкара икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре сыйфаты конкурсында Татарстан икмәк пешерүчеләре ирешкән югары нәтиҗәләр хакында хәбәр ителә.
Смотрда Россия Федерациясе, Беларусь, Казакъстан, Украина, Бельгия Корольлеге предприятиеләрендә җитештерелгән 3000 нән артык исемдәге продукция тәкъдим ителгән иде.
“Казан икмәк-клиндер комбинаты” ААҖ - “Сельский” икмәге, “Свердловская” һәм “Кондитерская” катламалары, “Казанның 3 нче икмәк заводы” ААҖ – “Ароматный” икмәге, “Әлмәт икмәк заводы” ААҖ – “Праздничный” икмәге һәм “Гөбәдия” бәлеше, “Яшел Үзән икмәк комбинаты” ЯАҖ “Лапландский” икмәге өчен алтын медальгә лаек булды.
Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге III Халыкара икмәк сыйфаты конкурсында “Продукциянең югары сыйфаты өчен” Гран-прига лаек булды.
Анатолий Косован Россия икмәк пешерүчеләр берлеге исеменнән Рөстәм Миңнехановны Татарстан икмәк пешерүчеләренең әлеге казанышлары белән котлады һәм Татарстан Республикасы икмәк пешерү тармагына игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.