Киләчәк яшьләр кулында

Яшел Үзәндә эшче яшьләр, мәктәп активистлары, студентлар, мәктәп директорлары, җитәкчеләр форумга җыелды

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яшел Үзән шәһәрендә бүген 14тән 30 яшькә кадәр 40389 кеше исәпләнә. Шуларның 4500е – студент. Бүгенге көндә яшьләр ни белән мәшгуль, нинди уй-фикерләр белән янып яши – боларның барысы хакында да сөйләшер өчен эшче яшьләр, мәктәп активистлары, студентлар, мәктәп директорлары, җитәкчеләр “Киләчәк безнең кулда” дип исемләнгән форумга җыелды, дип яза “Яшел Үзән” хәбәрчеләре.
Шәһәр яшьләренең күптәннән болай зурлап очрашканнары юк иде. Форумда 300ләп кеше катнашты. Чараны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илдар Садриев ачып җибәрде һәм бүгенге көндә Яшел Үзән яшьләренең ничек яшәүләре белән кыскача таныштырып узды. Хәзерге вакытта һәр уку йортында алар мәнфәгатен кайгыртучы, хокукын яклаучы студент советлары эшләп килә. Шәһәрдә дистәдән артык иҗтимагый совет оешкан. Алар кәгазьдә генә теркәлеп калмыйча, бихисап эш-гамәлләре белән билгеле. Мисал өчен, егет-кызларны эш белән тәэмин итәргә ярдәм итүче “Альтаир” оешмасының барлыкка килүенә быел инде 7 ел. Быелгы җәйдә генә дә 300 студент эш белән мәшгуль булган. Кара диңгез буендагы лагерьларда вожатый булырга да, Зөя утравында казу эшләрендә актив катнашырга да, төзелештә эшләргә дә туры килгән. Хезмәтенә күрә акчасы да түләнгән.
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Анастасия Исаева яшьләрне уй-фикерләре белән курыкмыйча уртаклашырга өндәде.
- Аралашып яшәгәндә генә кешедә үсеш булырга мөмкин. Ә мондый форумнар нәкъ менә бер-берең белән аралашу өчен үткәрелә дә инде, - диде ул.
Җәмәгать тәртибен саклаучы “Форпост” үзәге оешканга да 8 ел була икән. Бу үзәктә егетләр, һәрьяклап – физик һәм иҗади яктан да үсә ала. Әлегә бердәм киемнәре генә юк.