Буа юллары яңарды

Быел бу эшкә 200 миллион сумнан артык чыгым тотылды

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быелгы ел барышында ТР Буа муниципаль юлларын төзү, төзекләндерү эшләренә 200 миллион сумнан артык акча тотылды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Юллар төзелешенең зур өлеше ябык типтагы “Вираж” җәмгыятенә туры килә. Төзүчеләр 82 миллион сумлык эш башкарды. “Татавтодор” Апас филиалының Буа төзүчеләре 65 миллион сум чыгым тотты. Бу акчаны “Главтатдортранс” дәүләт учрждениесе бүлеп бирде.
Район башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге баш белгече Алексей Павлов сүзләреннән аңлашылганча, 2011 елда юллардагы төзекләндерү эшләре ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелгән акчага бәйле булачак. Юл төзүчеләр алдында җиңел булмаган мәсьәлә тора: һәр торак пунктка чаклы асфальт юл булдыру.
- Хәзерге вакытта шәһәр һәм авыллардагы урамнар буенча мәгълүмати карталар әзерләнә. Алар буенча бердәм дәүләт автомобиль юллары реестрына теркәлеп булачак. Юллар паспортын булдыру киләчәктә эшне күпкә җиңеләйтер, дип уйлыйм, - ди Алексей Павлов.