Бүгеннән шәһәр яны поездларында контролер - кассирлар саны артты

Моңа кадәр, халык аеруча күп йөри торган шәһәр яны поездларында һәр вагонга шундый берәр кассир хезмәт күрсәтсә, моннан соң икешәр булачак

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Бүгеннән “Содружество” шәһәр яны компаниясе контролер- кассирлар санын арттыра. Моңа кадәр, халык аеруча күп йөри торган шәһәр яны поездларында һәр вагонга шундый берәр кассир хезмәт күрсәтсә, моннан соң икешәр булачак.
Белгечләр фикеренчә, бүгенге көндә билетсыз йөрүчеләр шәһәр яны маршрутларында хезмәт күрсәтелгән пассажирларның якынча 10 процентын тәшкил итә. Пассажирларга платформада яки турникет алдында торганда билет сатучы мондый кассирлар билетсыз йөрүчеләр белән көрәш формасы буларак уйланылган.
Кассасы булган станциядән билет алмыйча гына утырган пассажир билетсыз баручы дип санала һәм ул юлга кузгалган станциядән ахыргы пунктка кадәр бару өчен түләргә тиешле. Юл бәясеннән тыш, ул билетны юлда барганда рәсмиләштерү белән бәйле өстәмә хезмәт өчен тагын 24 сум түләргә тиеш була.
Акчаларны янга калдыру нияте белән, үзе барасы урынга кадәр түгел, якындагы станциягә кадәр генә юл йөрү документын рәсмиләштерүчеләр дә билетсыз пассажирлар дип санала. Контролер-кассирлар саны арту юлның һәр 10 километрында тикшерүләр уздырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, аларга шәһәр яны электр поездларында сак хезмәткәрләре ярдәмгә киләчәк.
“Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе җитәкчелеге фикеренчә, мондый чаралар шәһәр яны маршрутларында электр поездларында пассажирлар ташуның зарарга эшләвен киметергә тиеш.
2011 елның 1 гыйнварыннан РФ тимер юл транспортын реформалаштыру кысаларында шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташу аерым бизнес төре итеп чыгарылачак. Бу шәһәр яны комплексын чыгымнарын каплау дәрәҗәсенә чыгару белән бәйләнгән.
Горький тимер юлының җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәрләренә караганда, агымдагы елның узган 9 аенда шәһәр яны электр поездларында 10,3 млн. пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Шуларның 7,7 миллионы Казан регионы өлешенә туры килә.