2 ноябрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының ундүртенче утырышы уза

Хөкүмәт сәгате вакытында “2011 елда торак-коммуналь хезмәтләрне тариф буенча көйләү турында. Тарифны барлыкка китерүче җыелма турындагы мәгълүматны ачу тәртибе һәм тарифларга күзәтчелек итү” турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу көтелә

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 2 ноябрьдә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының ундүртенче утырышы уза.

Комитетларның тәкъдимнәре буенча көн тәртибенә 37 мәсьәлә чыгарыла.

Аларның унтугызы - республика законнары проектлары. Аерым алганда, “Татарстан Республикасының 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 елларның планлы чорына бюджеты турында”; “Татарстан Республикасының 2011 елга һәм 2012 һәм 2013 елларның планлы чорына Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында”; “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше хакында” ТР законына үзгәрешләр кертү турында” һәм башка ТР законнары проектлары беренче укылышта каралачак.

Хөкүмәт сәгате вакытында “2011 елда торак-коммуналь хезмәтләрне тариф буенча көйләү турында. Тарифны барлыкка китерүче җыелма турындагы мәгълүматны ачу тәртибе һәм тарифларга күзәтчелек итү” турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу көтелә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.