Узган тәүлек эчендә Татарстанда 63 кеше коронавирус йоктырган

Республикада барлыгы 23 280 кеше коронавирус белән авырып терелгән.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясен йоктыручының 63 очрагы теркәлгән.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе йоктыручыларның 63 очрагы теркәлде, ә барлыгы республикада 27 123 очрак билгеле», — дип хәбәр итте спикер.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, республикада 23 280 кеше коронавирус белән авырып терелгән.