Илшат Әхмәтов Татарстанның иң яхшы юл инспекторы исеменә лаек булды

Икенче урынны Әлфир Галимҗанов, өченче урынны Айнур Гарипов алды.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда республика күләмендә уздырылган «Иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бәйгенең барлык этапларында да Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәтенең Юл-патруль хезмәте полкының 3 батальон инспекторы Илшат Әхмәтов иң яхшысы дип танылды.

Икенче урынны Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәтенең Юл-патруль хезмәте полкының 2 батальон өлкән лейтенанты Әлфир Галимҗанов, өченче урынны 1 батальон инспекторы Айнур Гарипов алды.

Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан 15 кеше катнашты. Алар хокук нигезләрен белүдә, физик әзерлек, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм юл хәрәкәтен көйләү күнекмәләрен күрсәтү дә көч сынашты.