Питрәч районында Советлар Союзы Герое кабере янында QR-кодлы такта куелган

Бөек Ватан сугышында катнашучының биографиясен белү өчен, телефон аша QR-кодны сканерларга кирәк.

(Питрәч, 1 октябрь, «Татар-информ», «Алга»). Ленино-Кокушкино авылында Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев кабере янына QR-кодлы такта урнаштырдылар. Хәзер теләге булган һәркем геройның тормышы турында белә ала. Моның өчен телефон камерасын кодка якын китерергә һәм аның турында мәгълүмат алырга була. Бу турыда «Алга» газетасы яза.

«Әтиебезне онытмавыгыз, каһарманнарны хөрмәтләвегез һәм онытмавыгыз өчен рәхмәт», — дип мөрәҗәгать иттеләр Бөек Ватан сугышында катнашучының балалары Наил Камалиев һәм Галия Гафиатуллина тантаналы рәвештә QR-кодлы такта урнаштыру вакытында.

Шундый ук такталар Бөек Ватан сугышында катнашкан башка кешеләр — Питрәчтә Михаил Гришахин һәм Татар Тау Иле авылында Хаҗиәхмәт Мифтахов каберләре янында урнаштырылган.

Моннан тыш, Советлар Союзының тагын ике герое — Петр Гаврилов һәм Василий Осипов бюстларның электрон табличкаларын урнаштыру планлаштырыла.

Быел Татарстанда «Куар-тарих» республика проекты кысаларында шундый 200 электрон табличка урнаштырылачак.