news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Бариев: Татарстан Хөкүмәте куелган бурычларны уңышлы үти

Республиканың яңа Министрлар Кабинетына илкүләм проектларны башкарырга һәм пандемиядән соң икътисадны торгызырга туры киләчәк.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). ТР Хөкүмәте яңартылганда кадрлар үзгәрешләре сизелмәде, бу республика Министрлар Кабинеты әгъзаларының тотрыклы һәм нәтиҗәле эше турында сөйли. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев шундый фикер белдерде.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңа составы бик нык үзгәрмәде, бу сәяси тотрыклылык турында сөйли. Татарстан Президенты узган ел, алдагы президент чорында, кадрларны үзе сайлады һәм аларның эшеннән канәгать калды: алар үз алларына куелган бурычларны үти», – диде парламентарий.

Депутат сүзләренчә, республиканың барлык төп тармакларында да алдынгы позицияләр ТР Хөкүмәте әгъзаларының (аларның күбесе яңартылган Министрлар Кабинетында үз вазифаларын саклап калды) эш нәтиҗәлелеге турында раслый. Татарстан күп еллар дәвамында Россиянең икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе статусын саклап кала.

Республиканың яңа Хөкүмәте алдында катлаулы бурычлар тора, дип белдерде агентлык әңгәмәдәше. Сүз илкүләм проектларда салынган максатларны тормышка ашыру, шулай ук коронавирус пандемиясеннән соң төбәк икътисадын торгызу турында бара.

«Татарстан Хөкүмәте яңа масштаблы бурычларны үтәр дип ышанам», – дип нәтиҗә ясады Марат Бариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100