news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин 12 җәмәгать судьясына һәм Конституция суды судьяларына таныклык тапшырды

Парламент башлыгы хөкемдар үз гамәлләрендә һәм карарларында объективлык, сатлык булмау һәм мактауга лаек булу үрнәге булырга тиешлеген искәртте.

Мөхәммәтшин 12 җәмәгать судьясына һәм Конституция суды судьяларына таныклык тапшырды
Республика парламенты матбугат хезмәте

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайланган Конституция суды судьяларына һәм Татарстанның төрле район суд участокларын тәкъдим итүче җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин судьяларны җаваплы вазифага сайланулары белән котлады. Ул  судьяның үз гамәлләрендә һәм карарларында объективлык, сатлык булмау һәм мактауга лаек булу үрнәге булырга тиешлеген искәртте.

«Суд системасының бурычлары, һичшиксез, югары дәрәҗәдә, чөнки алар гражданнарның хокукларын, аларның иреген һәм абруен яклауга кагыла. Сезнең җилкәгә зур җаваплылык салына», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Парламент башлыгы искә төшергәнчә, республика Конституция суды үз составын яртылаш яңартты. VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 15нче утырышында яңа судьялар сайланды.

Татарстанда 190 җәмәгать судьясы эшли, алар меңләгән җинаять, граждан һәм административ эшләрне карый, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Йөкләнеш зур булуга карамастан, сез эштә яхшы күрсәткечләр күрсәтәсез. Бу елның беренче яртыеллыгында республика җәмәгать судьялары тарафыннан 295 меңнән артык эш һәм материал каралды», - диде ул.

«Сезгә хезмәт таныклыкларын тапшырганда, республикада законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, татарстанлыларның хокукый культурасын күтәрүгә үз өлешегезне кертерсез дип өметләнәм», – дип дәвам итте парламент башлыгы.

Тантаналы чарада катнашкан ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев коллегаларына, законга нигезләнеп, гадел һәм риясыз булуны теләде.

ТР Конституция суды рәисе урынбасары таныклыгын Эльмира Мостафинага тапшырдылар; Фәнис Мусин, Гүзәл Удачина һәм Марат Хәйруллин Конституция суды судьялары таныклыкларын алды. Җәмәгать судьялары таныклыкларын сайланган 12 судьяга тапшырдылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100