news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч сайтның үз кулланучылары артыннан ничек күзәтүен аңлатты

Сookie файлларын куллануга Интернет-кулланучы ризалыгы белән техник белгечләр төрле статистикага ия була.

Белгеч сайтның үз кулланучылары артыннан ничек күзәтүен аңлатты
"Татар-информ" архивы

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Интернетта веб-сайтларга кергәндә, еш кына сайтның cookie файлларын куллану турындагы хәбәрне күреп була. Алар ярдәмендә техник белгечләр сайтка кергән вакытта сезнең турында мәгълүмат җыялар, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев. Бу хакта РИА Новости яза.

«Сookie файлларын куллануга Интернет-кулланучы ризалыгы белән техник белгечләр төрле статистикага ия була, мәсәлән, сайтта кеше күпме вакыт үткәргән, сайтта аның игътибарын нинди товар яки текст үзенә җәлеп иткән, сайтка нинди гиперсылтамалар буенча эләккән, әлеге сайтта товар сатып алганы бармы», — дип аңлатты эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100