news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә «Көз биегәндә күңел җырлый» фестивале Өлкәннәр көненә багышланды

Татар мәдәният үзәге шәһәрдә беренче тапкыр шундый фестиваль оештырды.

Бөгелмәдә «Көз биегәндә күңел җырлый» фестивале Өлкәннәр көненә багышланды
Айгөл Шәрәфиева

(Бөгелмә, 1 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәдә беренче тапкыр «Көз биегәндә күңел җырлый» («Поет душа, танцует осень») фестивале уздырдылар. Фестивальне Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан татар мәдәният үзәге оештырды. Анда шәһәр һәм районның 13 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әби-бабайлары катнашты.

Фестивальдә катнашучылар Бөгелмә сулыгы буендагы мәйданчыкка гаилә турында җырлый-җырлый килеп керде. Биредә олылар да, нәниләр дә бар иде. Төп эшне шәһәр һәм районның балалар бакчалары башкарган. Алар үзләренең презентациясен тәкъдим итте. Болар күбесенчә кул эшләре: бәйләгән бияләй, оекбашлар, уенчыклар, сәйлән муенсалар, картиналар, пешерелгән бәлеш, коймаклар.

Прогресс бистәсенең балалар бакчасы куйган күргәзмә «Биш бармак» композициясе белән бизәлгән. Моны балалар бакчасына йөрүче Эмилия Фәрхетдинованың әбисе Рәйсә Исаева ясаган.

«Балалар бакчасында әлеге фестивальдә катнашырга тәкъдим иткәч, әлеге бармакларны утырып бәйләдем. Мин үзем чуваш милләте вәкиле. Кечкенә чакта: „Бу бармак — әби бармак, бу бармак — бабай бармак…“ дип уйный торган идек. Хәзер менә бәләкәй Эмилиягә шуны өйрәттем. Оныклар безнең гореф-гадәтләрне белеп үссен дип тырышабыз инде. Гаиләбез бик тату, шушы бармаклар кебек — бердәм», — дип елмая ул.

«Искорка» балалар бакчасына йөрүче Макар Кривоплясовка әбисе зур терәк. Ул үз чыгышын «Прялица» ансамбле белән бәйләде. Әнисе Ирина бәйрәмгә нәселдән мирас итеп килгән күлмәктә килгән. Аны әбиләренең әнисе бәйләп калдырган. Күлмәк бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмаган. Ул гаиләнең буыннар чылбырын бәйләүче бер тарихи әсбабы булып саклана. 

«Өлкәннәр өчен бу зур шатлык һәм бәйрәм, без сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Оныкларыгыз сезнең күңел көзгегез. Бергәләшеп уздырган чарабыз, балаларда тәүфыйк-миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү булып та тора», — диде Бөгелмә районы башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Ольга Плеханова, фестивальдә җиңүчеләрне тәбрикләп. 

Шулай итеп фестивальгә нәтиҗә ясадылар һәм һәр гаиләгә Рәхмәт хаты тапшырдылар. Фестивальдә катнашучылар һәм әлеге чараны тамаша кылучылар бу матур башлангыч киләсе елларда да кабатланыр дип өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100