Татарстан Пенсия фонды бүлегендә пенсия мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

Гражданнар пенсияне билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү сорауларын 16:00 сәгатькә кадәр 8-800-100-26-17 номеры буенча бирә ала.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). ТР буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча бушлай кайнар линия ачты. Акция Өлкәннәр декадасына багышланган. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Горюнова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Татарстанда яшәүче һәр граждан бу номер буенча бушлай шалтырата һәм Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегеннән безнең белгечләрдән консультация алырга мөмкин», — дип сөйләде спикер.

Белгечләргә бүген 16:00 сәгатькә кадәр 8-800-100-26-17 номеры буенча пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча сораулар бирергә мөмкин.