Татарстан Эчке эшләр министрлыгы психологы Россиядә иң яхшысы дип танылды

Урал федераль округы һәм Удмуртия Республикасы психологлары икенче һәм өченче урыннарны алды.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Эчке хезмәтләр капитаны, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шәхси составы белән психологик эш бүлегенең өлкән психологы Юлия Кривоногова Россиядә полиция органнары психологлары арасында иң яхшысы дип танылды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург университеты базасында илнең территориаль полиция органнары психологлары арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узды.

Берничә этаптан торган чарада бөтен Россиядән 82 психолог катнашты. Беренче өлештә ведомство белгечләре төрле ярышларда көч сынаштылар. Нәтиҗәләр буенча финалга ун конкурсант чыкты, аларга зал белән эшләү күнекмәләрен күрсәтергә кирәк булды, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы вәкиленә коллектив белән берләшү буенча тренинг үткәрергә кирәк иде. 

«Мондый зур конкурста катнашу - ул үз-үзеңне, көчеңне, резервларны һәм ресурсларны тикшерү. Син белгеч буларак, һөнәри эшчәнлектә үз осталыгыңны һәм күнекмәләреңне дөрес итеп куллана беләсең. Ә иң мөһиме - үз холкын, җиңүгә булган ихтыяр көчеңне тикшерү!» - диде Юлия Кривоногова.

Урал федераль округы һәм Удмуртия Республикасы психологлары икенче һәм өченче урыннарны алды.