Сугыш инвалиды мәктәпләрдә сугыш тарихына карата кызыксыну җитми дип саный

“Өлкән сыйныф укучыларының вакыты юк, дип аларга чакырмыйлар”, - ди Бөек Ватан сугышы ветераны Турфан Насыйбуллин.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыш инвалиды Турфан Насыйбуллин мәктәпләрдә сугыш тарихына карата кызыксынучанлык, игътибар аз дип саный. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы ветераннар берлегендә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Аның фикеренчә, мәктәпләрдә очрашулар күбесенчә күз буяу рәвешендә генә үтә. Ул элек РОНОда тәрбия эшен оештыру белән шөгыльләнгән аерым белгечләр булганын искәртте. “Очрашулар формаль рәвештә генә уза. Мәктәпләрдә укучылар алдында чыгыш ясыйбыз, сугыш турында сөйлибез, тик кызыксыну аз”, - ди ветеран.

Турфан ага сүзләренчә, укучылар сугыш тарихын белми диярлек, шуңа күрә сорауларны да аз бирәләр. “Укучылар белән сирәк очраштыралар. Мәктәптә хәзер уку программалары зур, аларның вакытлары юк. Гадәттә, мәктәптә 5-6 сыйныфлар белән очрашабыз, алар тыңларга ярата, ә өлкән сыйныф укучыларының вакыты юк, дип аларга чакырмыйлар”, - ди 94нче яше киткән Турфан Насыйбуллин.

Ул үзе өчен иң авыры Армиягә киткәч, ярты ел яшь хәрби курсы булганын әйтте. “Армиягә алгач, шундук сугышка җибәрмиләр бит. Лагерьда устав өйрәтәләр. Мари урманнарында ач яттык. Салкында урманда җир өстендә яшәдек. Сугышта әле ул ашаталар, ә әзерләгәндә авыр иде”, - диде. Сугышка 18 яшендә 1944 елда килеп эләгә.

“Авиациядә самолетта стрелок, аннары моторист булдым. Автомат күтәреп йөреп, сугышта ниндидер батырлык күрсәтмәсәм дә, сугыштан соң 1951 елга кадәр Көньяк Сахалинда хезмәт иттем, чөнки ул вакытта Кореядә, Кытайда сугыш бара иде. Безне җибәрмәделәр”, - дип сөйләде сугыш ветераны.

Сугыштан соң гаиләсе белән хат аша аралашкан. “Әти-әни исәннәр иде, ярдәм итеп тордым. Аннан кайткач, кичке мәктәпкә кердем. 7нче классны, кичке техникумны бетердем. Аннан заводта цех башлыгы булып эшләдем”, - диде Турфан Насыйбуллин. Йөрәк авыруы буенча сугыштан соң Турфан Насыйбуллинга инвалидлык биргәннәр. 30 елдан артык “Радиоприбор” заводында ветераннар советы рәисе булып эшләгән.