Россиядә узачак җанисәп бланкларына яңа сораулар кертелгәне ачыкланды

Павел Смелов сүзләренә караганда, россиялеләрдән хезмәт хакы, эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек табышы турында сораячаклар.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россиядә 2020 елда үтәчәк җанисәп бланкларында яңа сораулар кертелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә РФ Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе киңәшчесе Павел Смелов хәбәр итте.

“Аерым алганда, россиялеләрне хезмәт хакы, эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек табышы турында сораячаклар. Җанисәп кәгазендәге пунктларның берсе төгәл эш урынын күрсәтүдән гыйбарәт”, - диде ул.

Павел Смелов сүзләренчә, исәпкә алу кәгазендә барлыгы 23 сорау булачак, нигездә, җенес, яшь, гражданлык, милләт һ.б. “Алдан ук әйтәм, безгә сезнең күпме акча эшләгәнегез кызык түгел. Без хәтта керемегезнең рәсмиме түгелме икәнен дә сорамыйбыз. Бу сезнең шәхси эшегез. Безне бары тик сезнең керем чыганакларыгыз гына кызыксындыра. Ул – хезмәт хакы, пенсия һ.б. булырга мөмкин”, - диде ул.

“Эш белән тәэмин итү һәм хезмәт хакы турындагы мәгълүматлар төбәкләр буенча күпме кеше эшләвен, хезмәт хакын белү өчен, җитәкчелек дөрес карарлар кабул итә алсын өчен кирәк”, - дип сөйләде Павел Смелов.