Казахстанда иң яхшы киленне сайладылар

Конкурсның бурычлары халык гореф-гадәтләре рухында гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, хатын-кыз образының мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен үстерүдән гыйбарәт.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елның 27 сентябрендә Казахстанның Семей шәһәренең Дуслык Йортында «Иң яхшы килен – 2019» дигән беренче шәһәр конкурсы узды. Аны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камилия Исмаилова җитәкчелегендәге «Көнчыгыш-Казахстан өлкә татар иҗтимагый үзәге» үткәрде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс Казахстан Республикасының Беренче Президентының хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Бәхетле гаилә–бердәм гаилә» проекты кысаларында узды.

Конкурсның бурычлары халык гореф-гадәтләре рухында гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, хатын-кыз образының мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен үстерүдән гыйбарәт.

Конкурста төрле этнослардан 29-40 яшьлек, кияүдә һәм балалары булган  алты вәкил катнашты.

Һәр катнашучы үз гаиләсен, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм телен белүләрен лаеклы тәкъдим итте. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Матур киленнәр «Иң талантлы», «Иң креатив», «Иң уңган хуҗабикә», «Иң оста» һәм «Иң мөлаем» номинацияләрендә сынашты. «Иң яхшы килен – 2019» исеменә Насибуллина Альмира лаек булды.