Екатеринбург яшьләре «Зөләйха күзләрен ача» романына анализ ясый

Екатеринбург шәһәрендә биеннале кысаларында ачык ридинг узачак.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Екатеринбург яшьләре «Зөләйха күзләрен ача» романына анализ ясый. Бу хакта «Урал татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Күршеләр укулары» дип аталган ачык ридинг 2 октябрьдә кичке җидедә була. 

  • Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы «Зур китап» һәм «Ясная поляна» премияләренә ия булды, 18 телгә тәрҗемә ителде, экранлаштырылды һәм ул хәзер кече экраннарга чыгарга әзерләнә.

«Әлеге очрашу әдәби уңыш феноменын чишү, әлеге текстның бүгенге татар мәдәнияте өчен әһәмиятен аңлау, шулай ук милли һәм гаилә истәлеген үз кичерешләрең аша кабул итү мөмкинлеген бирәчәк», - ди оештыручылар.

Очрашуны татар якташлыгы, «ЯШЕН» Урал татарлары, Екатеринбургның милли-мәдәни автономиясе оештыра.