Чирмешән районының элеккеге җитәкчесе өлкәннәргә күчтәнәчләр китергән

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында 63 кеше гомер итә.

(Чирмешән, 1 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында кунаклар ешайды. Күптән түгел бирегә районның элеккеге җитәкчесе, якташыбыз Минсәгыйть Шакиров та күчтәнәчләр китерде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзер әлеге йортта 63 кеше гомер итә. Араларыннан яртысыннан күбрәге - безнең район кешеләре, Сахалиннан, Краснодардан, Мәскәү өлкәсеннән дә әбиләр, бабайлар бар икән.

-Кайдан гына булсагыз да, сезгә бүген кеше өчен иң кадерле нәрсә – сәламәтлек телим. Төшенкелеккә бирелмәгез, дөньяны яратып яшәгез. Ярдәмем кирәксә исә - булдыралган кадәрен эшләрмен, әйтерсез. Сезгә бары изге теләкләрем, - диде Минсәгыйть Шакиров аларның һәрбесенә күчтәнәчләр тутырылган пакетлар тапшырып.

Биредә гомер итүчеләрне Чирмешәннән шәхси эшмәкәр Рифкат Хамматгалимов та шундыйрак бүләкләр белән куандырды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов азык-төлек пакетлары җибәргән, әбиләр һәм бабайлар өчен бәйрәм табыны хәстәрләүгә акча күчергән.

-Әле якшәмбе көнне Казаннан волонтерлар килергә тиеш. Алар безне үзләре эзләп табып, монда яшәүчеләрне ел да тәм-том белән сыйлап, алар өчен уеннар үткәреп, концерт ясап күңелләрен күреп китәләр. Барлык игелекле кешеләргә, якташларыбызга рәхмәт, - ди өлкәннәр һәм инвадидлар йорт-интернаты директоры Илшат Закиров.