1 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итәләр, Андрей Кузьмин «Татмедиа» хезмәткәрләрен компаниянең туган көне белән котлады.

Казан укытучысы Россиядә иң яхшы биш укытучы исемлегенә керде / 4 октябрьдә «Ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе игълан ителәчәк.

Миңнеханов ветераннарга хезмәт күрсәтү, ял үзәгендә: Бик яхшы, позитив мохит бу / Татарстан Президенты “ТР ветераннар берлеге”ндә ветераннар өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Алексей Песошин Татарстан ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады / Истәлекле датаны иҗтимагый әһәмиятне күтәрү һәм өлкәннәр проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен БМО Генераль ассамблеясе игълан иткән.

Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк / 1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Римма Ибраһимова Филармония янындагы скверда үз агачын утыртты / Скверда агач утырту традициясе 2015 елдан бирле саклана.

Сугыш инвалиды мәктәпләрдә сугыш тарихына карата кызыксыну җитми дип саный / “Өлкән сыйныф укучыларының вакыты юк, дип аларга чакырмыйлар”, - ди Бөек Ватан сугышы ветераны Турфан Насыйбуллин.

“Идел-Йорт” бәйгесендә гран-при алган спектакль Камал театрында күрсәтеләчәк / Бәйгенең нәтиҗәләре 9 декабрь көнне Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк. 

«Шома бас» төбәкара бәйге җиңүчесе 150 мең сумлык сертификат алачак / Конкурс 2019 елның 16-17 ноябрендә Екатеринбург шәһәрендә узачак.

Андрей Кузьмин «Татмедиа» АҖ хезмәткәрләрен компаниянең туган көне белән котлады / Акционерлык җәмгыяте 2007 елның 1 октябрендә теркәлде.

Нурбәк Батулла “Щелкунчик”ның Минзәлә театрында нигә башта русча чыгуын аңлатты / Минзәлә театры Һофман әкиятенә нигезләнеп «Щелкунчик» пластик спектаклен чыгарды.

Рөстәм Миңнеханов Истанбул университеты белән студентлар алмашуны җайга салырга тәкъдим итте / Университет медицина хезмәткәрләре әзерләү буенча зур фәнни үзәк булып тора.

2020 елга Татарстан бюджеты турында закон проекты парламентка кертелде / Парламент тыңлауларын 10 октябрьдә үткәрергә җыеналар.

Татарстанда көнбагыш һәм ашлык кукурузын җыюга керештеләр / Республикада бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңышы 30 центнер тәшкил итә.