1 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Япониягә эш сәфәре кыла, бүген – Халыкара өлкәннәр көне, Татарстанда җепшек кар явуы көтелә, татар атлары Мәккәгә җыена.
Рөстәм Миңнеханов: Өлкәннәргә хөрмәт – сәламәт җәмгыятьнең мөһим кыйммәте ул/Татарстан Президенты Өлкәннәр көне белән котлады.Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне белән котлады/Өлкән буынга хөрмәт Татарстанда алып барыла торган социаль сәясәтнең төп юнәлеше булып кала, диелә Дәүләт Советы рәисе котлавында.Рөстәм Миңнеханов Япониягә эш сәфәре кыла/Эш сәфәренең төп максаты – "Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр" халыкара форумында катнашу. Чараны ачу тантанасы бүген Киото шәһәрендә узды."Динамо-Казан" чирәмдәге хоккей командасы Россия чемпионы булып танылды/Казан командасы әлеге уңышка 15 нче тапкыр ирешә.Рөстәм Миңнеханов Аркадий Дворковичның Япония Премьер-министры белән очрашуында катнашты/Рөстәм Миңнехановның Япониягә сәфәре дәвам итә.Атна башында Татарстанда явым-төшемле һава торышы көтелә/Кайбер районнарда җепшек кар явуы көтелә.Татар атларына атланып, Болгардан Мәккәгә дә барачакбыз – Ринат Насыйров/Татар атларын, үзебезнең татарлыгыбызны күрсәтергә кирәк, ди Төмән өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе.II Төрки дөнья документаль фильм фестивале һәм бәйгесе җиңүчеләре билгеле – исемлек/Татарстан режиссерлары Фәрит Фарисов һәм Арслан Ганиевның "Яңадан туу" әсәре дәрәҗә яулый алмады.