Марат Галиев: “Территориаль планлаштыруга бәйле проблемалар төзелеш тармагындагы эшләрне туктата”

Баулыда ТР Дәүләт Советы комиссиясенең күчмә утырышы булды

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Баулыда узган “Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясенең күчмә утырышында Татарстан муниципаль берәмлекләренең территориаль планлаштыру схемаларын кабул итү сөйләшүнең төп темасы булды.
Утырыш башланыр алдыннан парламент комиссиясе әгъзалары район үзәгендәге берничә социаль объектта булды. Биредә төзекләндерелгәннән соң “Гаилә” балалар һәм яшүсмерләр приюты ачылган. Дәүләт Советы депутатлары социаль учреждениене ачу тантанасында катнашты.
Тантанада Баулы районы башлыгы Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, педагогларның дус коллективы аркасында, приютка килгән балаларның күбесе тернәкләндерү узганнан соң еш кына гаиләләренә кире кайта яки яңа әти-әниләр таба. “Әлеге объект меценатларның игътибарыннан беркайчан да читтә калмады. Бүгенге көндә кыен хәлдә калган балаларны социаль тернәкләндерү проблемаларына барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр дә игътибар бирә. Шулай да җәмгыятебездә мондый приютларның кимүен телибез”, - дип ассызыклады А.Хәбибуллин.
“Үсеп килүче буын турында кайгырту – илебездә һәм республикада иң төп бурычларның берсе, - дип ассызыклады парламент комиссиясе җитәкчесе, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев. – Балалар биредә үткәргән елларын рәхмәт хисләре белән искә алсын өчен әлеге йортның уңайлы һәм якты булуын телибез”.
Күчмә утырышта катнашучылар приюттагы шартлар белән танышты. Хәзерге вакытта биредә 31 бала социаль тернәкләндерү уза. Учреждениедә “тере почмак” җиһазландырылган, тегү остаханәсе, компьютер залы, китапханә, тренажер залы, сауна бар. Приютта елына уртача 100 бала тернәкләндерү уза.
Комиссиянең күчмә утырышын ачып, Марат Галиев “Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектының күп кенә аспектлары булуын билгеләп үтте. “Территориаль планлаштыруга бәйле проблема еш кына алгы планга чыга, - дип ассызыклады ул. – Җир бүлеп бирү буенча җитәрлек дәрәҗәдә эш башкарылмаганлыктан, төзелеш процессы туктап кала. Төзелешнең үзенә түгел, ә документлар рәсмиләштерүгә күп вакыт китә”.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Николай Васильевның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республика муниципаль районнарының 34 территориаль планлаштыру схемасы эшләнә. Яшел Үзән һәм Әлмәт муниципаль районнарының территориаль планлаштыру схемалары расланган инде, Лаеш, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Тукай, Азнакай һәм Спас муниципаль районнарының территориаль планлаштыру схемалары проектлары килештерү стадиясендә. Тагын 13 схеманы агымдагы ел ахырына кадәр төгәлләү күздә тотыла. Николай Васильев шулай ук утырышта катнашучыларга хәзерге вакытта 22 генераль план проекты (Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Баулы, Бөгелмә һәм башкалар) эшләнүе һәм раслануы хакында белдерде. 10 генераль план проекты килештерү стадиясендә. Моннан тыш, ТР шәһәр һәм авыл җирлекләренең 56 генераль планы эшләнә.
Н.Васильевның сүзләренә караганда, муниципаль берәмлекләрдә территориаль планлаштыру документларын эшләү һәм килештерү тиешенчә финанслау булмаганга күрә акрын бара. Муниципаль берәмлекләр үз бюджетларында шәһәр төзелеше документларын әзерләүгә җитәрлек күләмдә чыгымнар планлаштырмый. Республика бюджетында шәһәр төзелеше документларын әзерләүгә финанслар каралмаган. Килеп туган хәлдә финанс кризисы да үз ролен уйнады. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле икенче җитди проблеманы да атап үтте – ул да булса муниципалитетларда шәһәр төзелеше законнары таләпләре нигезендә кирәкле бөтен эшне тәэмин итәргә әзер югары квалификацияле кадрларның юклыгы. Утырышта шәһәр һәм район башлыгы Альберт Хәбибуллин генераль план эшләү буенча Баулы тәҗрибәсе хакында сөйләде.
Нәтиҗәдә, ТР Министрлар Кабинетына 2012 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк чикләүләрне исәпкә алып, муниципаль берәмлекләрнең территориаль планлаштыру документларын эшләүне тизләтү, Татарстан Республикасы бюджетында алдагы елларга шәһәр төзелеше документларын эшләү өчен елына 200 миллион сум күләмендә акча бүлү, республика Хөкүмәтенә исә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында җирле үзидарә органнары шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ТР муниципаль берәмлекләре белгечләрен әзерләү һәм белемен арттыру үзәген оештыру турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим ителде. Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән.