Эшле буласың килсә – ярминкәгә чык

“Биектау районы Мәшгульлек үзәге” дәүләт бюджет район оешмалары белән берлектә буш урыннар ярминкәсе оештырды

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Хезмәт эшчәнлеген башлап кына җибәрүче яшьләргә бигрәк тә кыен. Кешеләргә эш табуда ярдәм итү өчен “Биектау районы Мәшгульлек үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе район оешмалары белән берлектә буш урыннар ярминкәсе оештырды, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре”.
Ярминкәгә яшьләр һәм бик үк яшь булмаганнар, кичә мәктәп тәмамлаучылар һәм дипломлы белгечләр, пенсия яшенә җитеп килүче хатын-кызлар һәм демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр килде. Барлыгы 650 кешегә Биектау районының 8 предприятиесе һәм учреждениесе буш урыннар тәкъдим итте. Шулай ук Казан шәһәренең дә вакансияләр банкы күрсәтелгән иде – барлыгы 2300 пункт.
Буш урыннар ярминкәсендә “Правда” җаваплылыгы чикле ширкәте (ул 17 эш урыны тәкъдим итте), “Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте (25), “Протек” җаваплылыгы чикле ширкәте (5), “Татметалл” ачык акционерлык җәмгыяте (14), “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге (5) актив катнашты. Казан шәһәренең “Метроэлектротранс” МУП вәкилләре 60 төрле эш урыны тәкъдим итте. Болар - шофер, кондуктор һәм, стипендия алып, башта укырга кирәкле белгечлекләр. Аларның тәкъдимнәре ир-атларны да, хатын-кызларны да кызыксындырды.
“Бөреле” ябык акционерлык җәмгыяте өстәле янында да халык күп җыелды. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе ветеринария табиблары, зоотехник, инженер-механик һәм эшче һөнәр вәкилләре: электромеханик, электромонтер, тракторчы, шулай ук җәнлек караучылар һәм сыер савучыларны көтә. “ЭКОСКИН” җаваплылыгы чикле ширкәте – күннән милли аяк киемнәре тегә торган Дөбъязда урнашкан цех, ул хатын-кызларга өйдә башкара торган эш тәкъдим итте.
Район мәдәният йорты залында “Управление заготовок” МПО вәкилләренең ярминкәгә килүчеләр белән очрашуы оештырылды.
Фирдинант Шәйхетдинов оекбаш бәйләү буенча 200 кешегә мастер-класс уздырды. 14 кеше, нигездә болар хатын-кызлар, шушындый эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләкләре барлыгын белдерде.
Район мәдәният йорты янындагы автобуста мәшгульлекнең мобиль үзәге кешеләрне кабул итте. Аның белгечләре мәктәп тәмамлаучылар, эшсезләр өчен һөнәри юнәлеш алу һәм психологик ярдәм буенча консультацияләр уздырдылар.
– Без кешенең шәхси психологик сыйфатларын ачыклыйбыз, аңа туры килә торган мәгълүм белгечлеккә юнәлтәбез, читтән эш эзләү омтылышларыннан баш тартырга киңәш итәбез, – ди мобиль үзәк белгеч-психологлары.
Биектау районында Мәшгульлек үзәгендә 471 кеше исәптә тора. Вакансияләр ярминкәсе вакытында 36 кешегә эшкә юллама бирелде. Хәзерге вакытта районда 190 кеше үзен-үзе эш белән тәэмин итү буенча эшле булды, 100 дән артык кеше яңа, кирәгрәк белгечлек алу өчен укырга җибәрелде.