Быел республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә өстәмә рәвештә 4,9 миллиард сум акча җәлеп ителә

Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов 2010 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектын тормышка ашыру барышы белән таныштырды

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов 2010 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектын тормышка ашыру барышы белән таныштырды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Айрат Фәррахов сүзләренә караганда, быел республикада “Сәламәтлек” илкүләм проектының 16 юнәлеше гамәлгә ашырыла. Шулай ук бездә өстәмә 4 эре проект үтәлә. Алар – кан тамырлары, онкологик авырулары булган кешеләргә ярдәм күрсәтүне камилләштерү, “Урал” М-5 федераль трассасында юл-транспорт һәлакәте вакытында җәрәхәт алучыларга ярдәм күрсәтү һәм туберкулез белән авыручы пациентларны тикшерү проектлары.
Быел республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә төрле чыганаклардан өстәмә рәвештә 4,9 миллирад сум акча җәлеп ителә. Нәтиҗәдә туучылар саны арта, үлүчеләр саны кими, гомер 71 яшькә хәтле озынайтыла, югары технологик медицина ярдәме күләме 2,5 тапкырга арта.
Тиздән кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү максатыннан Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында да үзәкләр ачылачак. Онкологик авырулары булган кешеләрнең гомерен озынайту, медицина ярдәме сыйфатын камилләштерү максатыннан республикада Төш үзәге төзелә. Анда 437 миллион сумга җиһазлар китертелә. Министр үзәк үз вакытында файдалануга тапшырылачак дигән ышанычын белдерде. Бүгенге көндә үзәкне файдалануга тапшыру 1,2 айга соңга кала. Бу нисбәттән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына бинаны быелның ахырына кадәр эшкә җигүне тәэмин итәргә йөкләмә бирелә.
Нәтиҗәдә ике ел эчендә онкологик авырулардан үлем-китем санын киметергә, пациентларның яшәү срогын озынайтырга, нур терапиясенә чират тору вакытын 1 айга киметергә мөмкин булачак.
Айрат Фәррахов әйтеп үткәнчә, Баулы һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәләре нигезендә җәрәхәтләрне дәвалау үзәкләрен булдыру эшләре әкрен бара. Бүгенге көндә кичектергесез медицина ярдәме бүлекләре бригадаларының 37 фельдшеры һәм бу юнәләшне тормышка ашыруда катнаша торган 5 табиб әзерләнелә.
Министр хәбәр иткәнчә, узган ел ачылган Сәламәтлек үзәкләре дә уңышлы эшләп килә. Белгечләргә 43 мең 295 кеше мөрәҗәгать итә. Тикшерү нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүчеләрнең 27,8 проценты сәламәт дип табыла, 72,2 процентында функциональ тайпылышлар булу ачыклана. “Быел безнең максат – балалар өчен 4 сәламәтлек үзәген ачу. Бүгенге көндә биналарны төзү һәм төзекләндерү эшләре бара. Бүген җиһазлар сатып алына, белгечләр укытыла”, - диде ул.
Илдар Халиков республика шәһәр һәм районнары башлыкларына сабыйлар үлеменә игътибар бирергә кирәклеген әйтте. “Һәр бала үлеме гадәттән тыш хәл булып кабул ителергә тиеш. Барлык фактларны өйрәнергә һәм анализ ясарга кирәк”, - диде Премьер-министр.