Айрат Шәфигуллин Халыкара өлкәннәр көнендә татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

“Дәүләтебез тарафыннан үткәрелә торган социаль сәясәтнең игътибар үзәгендә - аз тәэмин ителгән өлкән яшьтәге гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгырту”, - диелә министрның мөрәҗәгатендә

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
“Бүгенге көндә илдә уңай иҗтимагый яңгырашка ия һәм бер үк вакытта узган елгы нәтиҗәләрне күрсәтүче вакыйга буларак, Өлкәннәр көненә зур игътибар бирелә. Дәүләтебез тарафыннан үткәрелә торган социаль сәясәтнең игътибар үзәгендә - аз тәэмин ителгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, ялгыз яшәүче пенсионерларның мәнфәгатьләрен кайгырту, аларга матди, социаль-психологик һәм башка төрдәге ярдәм күрсәтү. Әлеге принципларны үтәү – Татарстан Республикасы үткәрә торган сәясәтнең дә аерылгысыз өлеше.
Хәзерге вакытта республикада өлкән яшьтәге гражданнарның саны 792 меңнән артып китә, бу Татарстанда яшәүче биш кешенең берсе үз гомеренең пенсия чорына аяк баскан дигән сүз. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының социаль хезмәт күрсәтү системасында 99 учреждение исәпләнә, аларда өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтелә. Өлкәннәр белән эшләүдә ялгыз яшәүче, аз тәэмин ителгән, чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ пенсионерларга зур игътибар бирелә.
Бу ел тагын шунысы белән дә истәлекле, 2005 елның 1 мартына кадәр исәпкә баскан барлык ветераннар да Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан үзләренең торак шартларын яхшыртты.
Республикада гамәлгә ашырыла торган “Өченче буын университеты” проекты өлкәннәрнең социаль иминлек дәрәҗәсен күтәрә, аларның мөстәкыйльлеген сакларга һәм үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Хөрмәтле гражданнар! Сезгә бу көнне ныклы сәламәтлек, озын, бәхетле гомер теләргә рөхсәт итегез... Без сезнең тирән белемгә, тормыш зирәклегенә һәм эчке юмартлыкка мохтаҗ... Без барлык яшьтәге кешеләр өчен җәмгыять төзү эшен дәвам итәчәкбез!
Тирән хөрмәт белән, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин”.